news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казахстанда коронавирустан үлүчеләр истәлегенә матәм көне игълан ителде

«Якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашам», — ди ил башлыгы.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясеннән кешеләр вафат булу сәбәпле, Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев 13 июльне илдә гомумилли матәм көне дип игълан итте. Телевидение эфирында гражданнарга мөрәҗәгатендә ул шул хакта әйткән. Бу турыда ИА Новости яза.

Казахстанда узган тәүлектә коронавирусның 1376 яңа очрагы ачыкланган. Коронавирусның расланган очраклары 51,06 меңгә җиткән. COVID-19 нәтиҗәсендә 264 кеше вафат булган.

«Якыннарын югалткан һәркемнең кайгысын уртаклашам. Шуңа күрә 13 июльне гомумилли матәм көне дип игълан итәм», — диде Касым-Жомарт Токаев илдәге коронавирус вазгыятенә бәйле рәвештә телевидениедә чыгыш ясаганда.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуны пандемия дип игълан итте. Оешманың соңгы мәгълүматлары буенча, дөньяда COVID-19 йоктыруның 11,5 млн очрагы теркәлгән, 535 меңнән күбрәк кеше вафат булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100