news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәле мөхтәсибәте 2500 кг якын кәгазь җыеп тапшырган

Акция барышында Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, авырудан саклану чаралары кулланылды.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чүпрәле мөхтәсибәтендә «Кәгазьгә гомер бүләк ит!» республикакүләм акциясенә нәтиҗәләр ясалды. Бу хакта район басмасы яза.

Акция Татарстан Республикасы мөселманнары Диния назәрәте белән берлектә тормышка ашырылды. Чараның максаты кәгазьне исраф итүдән саклау һәм агачларның гомерләрен озайтуга өлеш кертүне күздә тотты.

Акция барышында Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып, авырудан саклану чаралары кулланылды.

Райондагы барлык мәчетләр дә диярлек, әлеге чарада активлык күрсәтте, диелә хәбәрдә.

«Чара барышында барлыгы 2500 кг якын кәгазь җыелды. Аларның 40 кг якыны Аллаһ исемнәрен искә алган кәгазьләр. Макулатура өчен җыелган акча Диния нәзарәтенең „Зәкәт“ хәйрия фонды карамагында булган авыр хәлдәге балаларны дәваларга юлланачак», -диде район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов.

Акциягә саллы өлеш кертүчеләр арасында Иске Кәкерленең «Самат» мәчете, Иске һәм Яңа Чүпрәле авыллары, Иске Чүпрәленең «Җәмигъ» мәчете, Кече Чынлының «Ихлас» мәчете. Алар 200 дән алып 300 кг кадәр кәгазь тапшырганнар.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100