news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актанышта яшәүче гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале районның иң күркәм гаиләләренә бирелә.

Актанышта яшәүче гаилә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде
http://aktanysh-rt.ru/

(Казан, 8 июль, «Татар-информ», «Актаныш», Филиза Сәлахова). Актанышта яшәүче Васил һәм Венера Вахитовлар «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде. Бергә кавышып өйләнешүләренә август аенда 43 ел тула. Әлеге бүләк 8 июль — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тапшырылды. Бу хакта район газетасы яза.

Мондый чара 2008 елдан бирле июль аенда тантаналы бәйрәм шартларында уза. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале районның иң күркәм гаиләләренә бирелә.

Вахитовлар — районның ихтирамга лаеклы кешеләре. 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Ике кызлары Актанышта яши.

Васил Вахитов улы эчке эшләр бүлегендә милиция отличнигы исеменә лаек булып, майор дәрәҗәсенә күтәрелде. Отставкага чыкканнан соң да тугрылык саклаган хезмәтен ташламый. Эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасын җитәкли. Венера Нуриәхмәт кызы даруханәдә 41 ел хезмәт куйган, хәзер лаеклы ялда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100