Татарстанның өч гасырлык наратын тере табигать һәйкәле итмәкчеләр

Ул агач Емельян Пугачев һәм аның Казаннан булган көрәштәшләре качып китүе шаһиты санала

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлеге тарафыннан анкета – Идел-Чулман дәүләт табигый биосфера тыюлыгының 37 кварталы территориясендәге гади наратка (Pinus silvestris L) “Тере табигать ядкаре” дәрәҗәсе бирү буенча сертификацияләү комиссиясенә гариза әзерләнде, дип хәбәр итә әлеге министрлыкның матбугат хезмәте.

Агачның яше – 250-270 ел, ул Раифа күле ярында урнашкан. Агач Емельян Пугачевның һәм аның Казаннан булган көрәштәшләренең качып китүенә шаһит булган. Риваятьләргә караганда, Раифа монастырена килеп җиткәч, ул аны яулап алмакчы була, әмма уңышсызлыкка дучар юлыга...

Искәртеп үтәбез:“Агачлар – тере табигать ядкарьләре” Бөтенроссия программасы буенча Тәтеш муниципаль районындагы “Озын Алан” табигый тыюлыгы территориясендә үсүче 125 еллык Таулы-Алтай (Горно-Алтайск) чыршысы “Тере табигать ядкаре” дәрәҗәсенә, димәк, махсус саклауга ия булды инде.