Татарстанда 70 комплект “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырыла

“Казан” гаилә үзәгендә 10 гаилә пары әлеге бүләкне ала

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Татарстанда 70 комплект “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырыла. “Казан” гаилә үзәгендә 10 гаилә пары әлеге бүләкне ала.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүген Татарстанда 70 пар “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен ала. Бүләкләнгән парларның берсе инде 68 ел бергә гомер кичерә.

“Казан” гаилә үзәге янында исә ун гаилә пары бүләкләнә, аларның гаилә стажлары 25тән алып 60 елга кадәр. Аларга да медальләр тапшырыла.

Аннары юбилярларны концерт программасы, кечкенә Сабан туе, ачык һавада фильм күрсәтү, костюмлаштырылган шоу һәм башка чаралар көтә.