“Татар-информ” агентлыгының 25 елыгына спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты символын бүләк иттеләр

Агентлыкка мондый бүләкне Спорт проектларының башкарма дирекциясе ясады

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Кристина Иванова). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 25 еллыгына 2015 елда Казанда узачак спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты символы, Казансу елгасы суы салынган капсула бүләк иттеләр. Агентлыкка мондый бүләкне Спорт проектларының башкарма дирекциясе ясады.

Агентлык җитәкчеләренә капсуланы дирекциянең матбугат хезмәте департаменты җитәкчесе Диләрә Хәсәнова тапшырды.

Агентлыкны юбилее белән котлап, Д.Хәсәнова “Татар-информ” хезмәткәрләрен Универсиада-2013кә әзерлек буенча дүрт ел дәвам иткән уртак нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде. “25 ел белән чагышырган вакытта, бу бик озак түгел, әмма вакыйгаларга бай чор. Сезгә ярдәм һәм професиональлек өчен рәхмәт белдерәм”, - диде ул.

Диләрә Хәсәнова “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Азат Кадыйровның котлавын да укыды.

“Чирек гасыр дәверендә “Татар-информ” республиканың әйдәп баручы мәгълүмат сайтларының берсенә әверелде, аның укучылар арасында абруе бик зур. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгын иң дәрәҗәле һәм хөрмәт ителүчән электрон ММЧларның берсе буларак беләләр”, - диелгән аерым алганда әлеге котлауда.