Римма Ратникова: “Татар-информ” агентлыгы Татарстан дәүләтчелеге символы санала”

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары мәгълүмат агентлыгын 25 еллык юбилее белән котлады

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Юлия Ревина). “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы дәүләтчелеге символы санала һәм үзенең эшчәнлек дәверендә катлаулы үсеш юллары үтте.

Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова белдерде.

“Мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы дәүләтчелеге символы санала. Сез республикабызның елъязмасын иҗат итәсез. Бүген сез әйдәп барасыз”, - диде ул.

Римма Ратникова агентлык коллективын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм бүген язгы сессияне тәмамлаган парламент депутатлары исеменнән котлады.

Ул билгеләп узганча, республика агентлыгын оештыручылар аның халык һәм тулаем республика өчен мөһимлеген һәм әһәмиятен аңлаган. “Алар күп еллар хыялланып та, тыелган эшне башкарды. Автоном республикага үз мәгълүмат агентлыгын ачарга ярамый иде”, - дип ассызыклады ул.

Журналистларга беренче эш елларында үтәргә туры килгән бурычларның берсе – Җир шарының төрле почмакларында яшәүче татарлар тормышын яктырту һәм аларны берләштерү булган.

Сүз уңаенда шуны билгеләп үтик: Римма Ратникова 1998-2004 елларда “Татар-информ” агентлыгына генераль директор буларак җитәкчелек итте, шуңа да ул агентлык кичергән кыенлыкларны ишетеп кенә белүчеләрдән түгел.

Бүген Римма Ратникова “Татар-информ” агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, генераль директор урынбасары – рус телендәге мәгълүмат редакциясе баш мөхәррире Ләйсән Абдуллина һәм генераль директорның элеккеге урынбасары – татар телендәге мәгълүмат редакциясенең элеккеге баш мөхәррире Дания Тямаевага Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган Рәхмәт хатларын тапшырды.