М.Шәймиев: “Татар-информ” республиканың өр-яңа тарихын яза”

ТР Дәүләт Киңәшчесе котлавын Айрат Зарипов укыды

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Юлия Ревина). “Татар-информ” мәгълүмат агентыгын оештыру респулика тарихындагы әһәмиятле вакыйга һәм бүген агентлык республика тормышында мөһим роль уйный, дип саный ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Агентлык җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә котлауны Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов укыды.

“1990 елда төзелгән мәгълүмат агентлыгы Татарстанның яңа дәүләтчелегенә башлангыч салган иң мөһим вакыйгаларның берсе булды. Агентлык ил һәм күп милләтле халык өчен хәлиткеч көннәрдә һәм елларда республиканың өр-яңа тарихын яза”, - диелгән котлауда.

Минтимер Шәймиев үзенең хатында билгеләп узганча, ул - әлеге еллар дәверенә агентлыкның алыштыргысыз укучысы һәм әңгәмәдәше. “Татар-информ” мәгълүмат агенлыгынаул  рәхмәт белдергән.

“Республика һәм аннан читкә озын сәфәрләр барышында Татарстан Президенты искиткеч хәбәрчеләр озатып йөрде”, - диелгән ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең агентлыкка 25 ел тулу уңаеннан котлау мөрәҗәгатендә.

Ул шулай ук хезмәттәшлекнең хәзер дә уңышлы дәвам итүен ассызыклаган һәм респуликаның тарихи Болгар һәм Зөя шәһәрләрен торгызу проектларына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдергән.