Илсур Метшин: “Татар-информ” яңалыклары укучыларда киң яңгыраш таба”

Казан мэры агентлыкны 25 еллык юбилее белән котлады

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Алсу Гатауллина). Казан мэры Илсур Метшин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы коллективын 25 еллык юбилее белән котлады.

Котлау мөрәҗәгатен агентлык җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә Казан башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов укыды.

“Бу дәвер эчендә “Татар-информ” Татарстаның әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгына, төрледән-төрле күренешләр һәм республика һәм шәһәр тормышындагы вакыйгалар турындагы яңа хәбәрләр һәм мәгълүматның ышанычлы чыганагына әверелде. Сезнең материаллар укучылар арасында киң яңгыраш таба.

“Татар-информ” республикабыздагы сәясәт, икътисад, мәдәниятнең актуаль мәсьәләләренә игътибар бирә. Материалны бирүдәге объективлык, професиональлек һәм авторларның югары гражданлык позициясе зур мәгълүмат чыганагына дистәләгән мең укучыны җәлеп итә. ”

Агентлык үзенең уңышы белән үсешнең дөрес стратегиясе, шулай ук үз эшләренә бирелгән чын професионаллар комадасына да бурычлы, дип саныйм.

25 ел – аз вакыт түгел. Чирек гасыр эчендә күп нәрсәгә ирешелгән. Алда яңа офыклар һәм яңа максатлар. Сезнең компаниянең алдагы һәр туган көне кылынган эшләр өчен горурлык сәбәбе генә түгел, яңа проектлар өчен башлангыч нокта да булыр дип ышанам”, - диелгән котлауда.