Бозау караклары тотылган

Аларның эзенә полиция төшкән

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ"). Майның соңгы көнендә кичке унберләр тирәсендә “Ак Барс Буа” җәмгыятенең “Волга” бүлекчәсендәге товарлыклы-сөтчелек фермасы территориясенә тотып куелган җәйге лагерьдан авырлыклары 4 центнердан да күбрәк булган 18 айлык ике бозау юкка чыга. Малларның икесенең бәясе 226,3 мең сум торырлык. Полиция чит территориягә үтеп кереп бозауларны урлаучылар эзенә төште: аларның икесе дә Иске Суыксу авылыннан, дип яза җирле “Байрак” газетасы.