Әлмәтнең ял итү урыннарында хокук бозу очраклары бар

Шарлавыклы буалар, шәһәр күле тирәсендә майда - 309, июньдђ - 615, июль аеның 3 көнендә 64 административ очрак теркәлгән

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Елдан-ел төзекләнә барган Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәрнең кунакчыл урыннары күп. Шулар арасында Шарлавыклы буалар аерым урын алып тора. Кайчандыр шәһәрне ямьсезләп торган бу кечкенә елга “Татнефть” ААҖ тырышлыгы белән кыска гына вакыт аралыгында әлмәтлеләрнең һәм шәһәр кунакларының иң яраткан ял урынына әверелгән, чөнки Шарлавыклы буалар - бүгенге көн таләпләренә туры килерлек заманча бизәлешле, 6 чираттан торган, озынлыгы 7 километрлы, асылмалы күперләре, ял зоналары, велосипедчылар юлы булган тулы бер комплекс.
Тик, ни кызганыч, халыкның тәрбиясе булган матурлыкны саклап кына тотарлык дәрәҗәдә түгел шул әле. Яшьләрнең кичке, төнге маҗаралары вакытында куптарылган мәрмәр плитәләр, әйләндереп ташланган урындыклар, өлкәннәрнең яннарында балалар булудан тайчынмыйча янәшә утырып сыра, аракы эчүләре һәм башка кыңгыр эшләр, ял зоналарында су керү урыннарында патрульне көчәйтү ихтыяҗын булдыра.
Ял сезоны башлангач, Шарлавыклы буалар, шәһәр күле тирәсендә административ закон бозуларның артуы күзәтелгән. РФ Эчке эшләр идарәсенең Әлмәт бүлеге полиция хезмәткәрләре көн саен әлеге урыннарга рейд ясыйлар. Май аенда - 309, июнь аенда - 615, июль аеның 3 көнендә 64 административ хокук бозу очраклары теркәлгән. Полиция хезмәткәрләре билгеләп узганча, иҗтимагый урыннарда һәм балигъ булмаган балалар янында спиртлы эчемлекләр куллану иң еш очрый торган закон бозу очраклары. Административ закон бозулар кодексының 5.35 һәм 20.20 маддәләре буенча аларга 500 сумга кадәр штраф салына, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.