Лениногорски җитәкчелеге күп балалы анага торак сертификаты тапшырды

Элмира Данилова 8 баланы берњзе генђ тђрбияли

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Лениногорски муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк күпбалалы Элмира Даниловага 3 007 414 сумлык торак сертификаты тапшырды. Әлеге сертификат аны алганнан алып 9 ай эчендә кулланылырга тиеш һәм аның төп максаты – торак шартларын яхшырту. Әлеге сертификат ярдәмендә Даниловлар гаиләсе торак шартларын 162 квадрат метрга яхшырта алачак,
Лениногорскида яшәүче Элмира ханым 8 бала анасы. Нәниләрнең иң кечкенәсенә 2 яшь. Торак сертификатын алу өчен 2002 елдан бирле чиратта торган. Ул балаларны үзе генә тәрбияли, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.