Кукмарада 21 гаиләгә фатир ачкычлары тапшырылды

Өч катлы йорт “Тузган торакны бетерү” Федераль программасы кысаларында төзелгән

 (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Кукмара бистәсенең Гафиятуллин урамында “Тузган торакны бетерү” Федераль программасы кысаларында төзелгән йорт ияләренә тапшырылды. Өч катлы әлеге йортта 21 гаилә яшәячәк.
Тантанада район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, “Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды” коммерцияле булмаган оешмасының башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, Мамадыш “Стройсервис” җәмгыятенең генераль директоры Илфат Хаҗиевлар катнашты, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.