Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесе Казанда Россия Тикшерү комитеты транспортында гражданнарны кабул итә

8(843) 561-10-85 һәм 8(843) 561-14-83 телефон номерлары буенча шалтыратып, алдан язылырга кирәк

 (Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 10 нчы июльдә Идел буе тикшерү идарәсе җитәкчесе Александр Полтинин Казанда Россия Тикшерү комитеты транспортында гражданнарны кабул итә.

Идел буе тикшерү идарәсе мәгълүматы буенча, гражданнар сәгать 10.00-12.00 Казан, Восстание урамы, 34 адресы буенча Казан тикшерү бүлегендә кабул ителә.

8(843) 561-10-85 һәм 8(843) 561-14-83 телефон номерлары буенча шалтыратып, алдан язылырга, килгәндә, паспортны алып килергә кирәк.