Чаллы IТ- паркына яңа җитәкче билгеләнде

Ул - моңа кадәр “Алабуга” МИЗының резидентлар җәлеп итү бүлеген җитәкләгән Тимур Хаҗиев

  (Казан, 8 июль, “Татар-информ”). “Югары технологияләр өлкәсендә эшләүче IТ- парк” ДАУ директоры Антон Грачев бүген үзенең урынбасарын - IТ- паркның Чаллыда эшләүче мәйданының яңа җитәкчесен тәкъдим итте. Ул - моңа кадәр “Алабуга” МИЗының резидентлар җәлеп итү бүлеген җитәкләгән Тимур Хаҗиев, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Белешмә өчен: Тимур Хаҗиев 1987 елның 30 июлендә Чаллы шәһәрендә туа. 2011 елда КФУның ВМК факультетын тәмамлый. Икътисадта математик алымнар өлкәсендә белгеч. 2012 елда Барселона Автономияле Университетында администрация икътисады һәм бизнесы магистры дәрәҗәсен ала.