ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына Сәрия Сабурская тәкъдим ителә

Комитет депутатлары шулай ук ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына Гүзәл Удачина кандидатурасын хуплады
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы утырышы башланганчы, Законлылык һәм хокук тәртибе буенча комитет утырышын уздырды.
Парламентарийлар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау мәсьәләсен карады. 2000 елдан бирле бу вазыйфаны Рәшит Вәгыйзов биләгән иде, хәзер аның вәкаләтләр вакыты бетте.
Бүген депутатлар ТР Президенты бу урынга тәкъдим иткән Сәрия Сабурская кандидатурасын хуплады. 2007 елдан ул ТР Министрлар Кабинетының Социаль үсеш идарәсе башлыгы булып эшләде.
Комитет депутатлары шулай ук ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына Гүзәл Удачина кандидатурасын хуплады. 2005 елдан бирле ул ТР Министрлар Кабинетының Хокук идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын биләгән иде.
Билгеле булганча, депутатлар парламентның 9 июньдә узган утырышында “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законына һәм "Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 2.3 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" закон проектын карап кабул итте.
Закон проектына кергән тәкъдимнәр белән Балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кандидатурасына, аның вәкаләтләренә карата таләпләр турындагы нигезнамәләр тәгаенләнә.
Әлеге закон проекты белән, бала хокукларының дәүләт тарафыннан яклану гарантияләрен көчәйтү, аларның дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан үтәлүенә һәм хөрмәт ителүенә этәргеч бирү максатыннан, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын кертергә тәкъдим ителә. Шунда әлеге дәүләт вазыйфасын биләүченең Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең урынбасары булып торуы да күрсәтелә. Проектның 39 статьясында Балалар хокуклары буенча вәкилнең вәкаләтләре турында мәгълүмат бирелә.
Бу вазыйфага кандидатны ТР Президенты тәкъдим итә, ә Татарстан Дәүләт Советы аны 5 елга сайлап куя.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы закон проекты белән, Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 2.3 статьясына да үзгәрешләр кертелә. Алар бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлегенә комачаулык иткән очракта административ штраф салыну белән бәйле.
Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына керешә торган зат 35 яшьтән дә яшь булмаска, югары педагогик яки югары юридик белемгә, балаларның хокукларын, ирекләрен һәм законлы ихтыяҗларын яклау тәҗрибәсенә ия булырга, начар гамәлләр кылмаган булырга тиеш.