ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына Сәрия Сабурская сайланды

2007 елдан ул ТР Министрлар Кабинетының Социаль үсеш идарәсе башлыгы булып эшләде
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасына ТР Президенты тәкъдим иткән Сәрия Сабурская кандидатурасын хуплады. Аның кандидатурасын ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов тәкъдим итте.
2007 елдан ул ТР Министрлар Кабинетының Социаль үсеш идарәсе башлыгы булып эшләде.
2000 елдан бирле Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын Рәшит Вәгыйзов биләгән иде, хәзер аның вәкаләтләре вакыты бетте. Рәшит Вәгыйзовны ТР Президентының һәм ТР Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләү турында карарлар кабул ителгән.
Сәрия Сабурская хезмәт юлын Яшел Үзән шәһәрендә Горький исемендәге заводта башлый. Аннан соң педагогик эшчәнлек алып бара, ВЛКСМ, КПСС органнарында эшли. Республиканың Яшел Үзән районы мәгариф бүлеген җитәкли, Яшел Үзән районы һәм шәһәренең җитәкче вазыйфаларын били. 2001-2005 елларда ТР Министрлар Кабинетының Социаль үсеш һәм мәшгульлек бүлеге башлыгы булып эшли. 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Министрлар Кабинетының Социаль үсеш идарәсе башлыгы вазыйфаларын били.