ТР Милли музееның “Витязь”клубы Польшадагы хәрби фестивальгә чакыру алды

Ул -Грюнвальд сугышына багышлана. Туктамыш хан җитәкчелегендә татар хәрбиләренең Идел ярларыннан килеп ул бөек сугышта катнашуы мәгълүм

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Татарстан Милли музееның “Витязь” хәрби-тарихи клубы беренче тапкыр Польшаның хәрби-тарихи клублары ассоциациясеннән Грюнвальд сугышына багышланган фестивальгә чакыру алды. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан 600 ел элек Танненберг дигән урында хәлиткеч бәрелеш-Грюнвальд сугышы уза. Ул вакытта Польша, Литва һәм Россия армиясе Польша короле Владислав ΙΙ Ягелло җитәкчелегендә Грюнвальд һәм Танненберг авыллары янында Тевтон ордены гаскәрләрен камап алып, тар-мар итә. Шулай итеп, рыцарьлар ордены гаскәрләренең Көнчыгышка хәрәкәте туктатыла. Шушы тарихи вакыйга хөрмәтенә Польшада һәр ел урта гасырларның хәрби-тарихи клублары фестивале үткәрелә. Быелгысы исә юбилей фестивале. Туктамыш хан җитәкчелегендә татар хәрбиләренең Идел ярларыннан килеп ул бөек сугышта катнашуы мәгълүм.