Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Казанның үрнәк парларын хөрмәтләделәр

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова аларга Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшырды

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Инде менә өченче ел рәттән Россиядә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлегә ул дәүләт бәйрәме статусын алмаса да, аның җәмгыятьтәге әһәмияте моннан кимеми. Ул гаилә традицияләре белән бәйле рухи кыйммәтләрне барлау көне. Бүген Казан шәһәре Башкарма комитетының ЗАГС идарәсендә шушы бәйрәм уңаеннан башкалада гомер итүче үрнәк 7 гаиләне хөрмәтләү тантанасы узды. Аларны котларга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипова, Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс, протоиерей Алексий килгән иде.
Бу 7 гаиләнең барысы да озак еллар бергә гомер кичерүче, Казанда гына түгел, республикада танылу алган гаиләләр. Республикада танылган медиклар - Алиса һәм Марс Михайловлар тагын ике елдан алтын туйларын билгеләп үтәргә җыена. 40 елдан артык иңне-иңгә куеп тату гомер кичерүче Роза Новицкая һәм Геннадий Скалозубов гаиләсе Татарстанда педагоглар династиясенә нигез салучыларның берсе. Гүзәл һәм Рөстәм Маликовлар гаиләсенең иҗади эшчәнлеге республикада гына түгел, аннан читтә дә танылу алган. Бу үрнәк пар быел энҗе туйларын- бергә тормыш коруларының 30 еллыгын билгеләп үтәчәк. Актив хәйрия эшчәнлеге алып баручы, үзләренең 10 балалары янына тагын бер ятим кызны сыендырган Лидия һәм Виктор Губернаторовлар да быел энҗе туйларын билгеләп үтәчәк. 8 балалы Исламия һәм Сәетҗәлил Ибраһимовлар гаиләсе быел 26 еллык бәйрәмнәрен, ә спортчылар гаиләсе Татьяна һәм Анатолий Сидоровлар гаилә коруның 27 еллыгын бәйрәм итәчәк.
Мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге булган бу мөхтәрәм парларга ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән котлау ирештерде. Аның белдерүенчә, җәмгыятьтә соңгы вакытларда гаилә кыйммәтләре үзгәрә башлады. Шул шартларда мәхәббәт, тугрылык үрнәкләре булган гаиләләрне республикада таныту мөһим. Бүген, шөкер андыйлар арабызда җитәрлек. “Аларны алга таба да тормыш юлында шушы гомумкешелек кыйммәтләре озата барсын”, -дигән теләктә калды парламент рәисе урынбасары. Соңыннан Римма Ратникова Казанның бу үрнәк гаиләләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшырды. Әлеге бүләк 2008 елда РФ Президенты тормыш иптәше Светлана Медведева җитәкләгән Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен уздыру буенча оештыру комитеты тарафыннан гамәлгә кулган иде.
Озак еллар бәхетле гомер кичерүче бу парларны соңыннан Кол Шәриф мәчете имамы Рамил хәзрәт Юныс, протоиерей Алексий котлады. “Бала өчен иң яхшы тәрбия- ата-ананың яхшы үрнәге. Сез үз балаларыгыз өчен генә түгел, бик күпләр өчен гаилә ныклыгы өлгесе булып торасыз. Коръәндә мәхәббәт Ходай тарафыннан бирелгән бүләк буларак аңлатыла. Гаилә корган парларның бурычы- шушы бүләкне гомер буена саклау”, -дип ассызыклады Рамил хәзрәт.
Бүген залга җыелган үрнәк парлар ныклы һәм бәхетле гаилә булдыруның төрле серләрен ачты. Аларның һәрберсен ир белән хатын-арасындагы үзара аңлашу һәм тирән ихтирам берләштерә.
Җырчы Рөстәм Маликов тантанага үзе генә килгән иде. Гүзәл ханым бу көннәрдә Кырымда иҗат командировкасында икән. Гүзәл ханым иреннән 11 яшькә кечерәк. Әмма аңлашып тормыш итәр өчен бу аерма киртә була алмаган. “Тормыш булгач төрле хәлләр була, юл куя белергә кирәк”, -дип кабатлый Рөстәм әфәнде. Шулай ук юмор хисенең булуы да аңлашып яшәү өчен бик кирәк, күрәсең. “Мин үзем соң өйләндем. Соңрак өйләнүчеләр ике тапкыр шатлана, диләр. Беренче тапкыр - ниһаять, өйләндем, дип. Икенче тапкыр- әле ярый бик каты ашыкмадым дип”, -ди ул уенын –чынын бергә кушып.
Ике бала тәрбияләп үстергән, бүген 4 оныкка үрнәк әби-бабай Галия һәм Рәшит Абашевларның яшьләргә әйтер сүзләре шул: гаиләнең ныклы нигезе һәр якның ата-анасын хөрмәт итүдән салына башлый. Тора-бара ул үзара ихтирам, юл куя һәм аңлый белү белән ныгытыла.