Чистайда шәһәр хәлләренә багышланган утырыш булды

Шәһәр муниципаль берәмлеге микрорайоннары советлары рәисләренең территориаль җирле үзидарә кысаларындагы утырышын Илдус Әхмәтҗанов үткәрде
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чистай шәһәре муниципаль берәмлеге микрорайоннары советлары рәисләренең территориаль җирле үзидарә кысаларындагы утырышны беренче тапкыр үзенең яңа вазифасында Чистай хакимияте башлыгы Илдус Әхмәтҗанов үткәрде.
“Чистай хәбәрләре” язганнарга караганда, чара күңелле вакыйгадан - шәһәр микрорайоннарында спартакиадада җиңүчеләрне бүләкләүдән башланды.
Утырышта район башлыгы Чистайның тышкы күренешен үзгәртү буенча үз планнары белән уртаклашты. Эшләнмәләр инде байтак. Үзәк район дәваханәсе янында зур бассейн белән спорт комплексы төзү планлаштырыла, Кама яр буен ныгыту буенча эшләр дәвам итәчәк. Хәзерге коену урынында Чистайны туристик үзәк буларак тәкъдим итү өчен причалны күчерү планлаштырыла, “Кама Аланы” туристик-сәламәтләндерү паркы да шул юнәлештә эшләячәк.