Биектауда Донорлар көне үтте

Районның үзәк мәйданына җыелган халык кан тапшырды
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Биектау муницпаль районында Донорлар көне үтте. Үзәк мәйданда республиканың кан алу станциясе тарафыннан халыктан кан алу оештырылды.
Районның рәсми порталыннан алынган хәбәрләргә караганда, акциягә 58 биектаулы игътибарсыз калмаган. Алар станциягә 24 литр кан тапшырганнар.