Ульяновски өлкәсендә дини секталарга каршы көрәш юлларын эзлиләр

Ульяновски өлкәсе Хөкүмәте һәм дин әһелләре тоталитар секталарга каршылык күрсәтү юлларын бергәләп эзлиләр
(Ульяновски, 8 июль, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсе Хөкүмәтенең матбугат үзәгендә җәмгыятебезгә зур зыян китерүче тоталитар секталарга каршылык күрсәтү мәсьәләсенә багышланган очрашу булып үтте. Анда өлкә Хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәрләре, галимнәр, җирле епархия һәм мөфтиятләр җитәкчеләре катнашты.
Өлкә Хөкүмәте аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Виктор Корнев дәүләт хакимияте органнарының бу юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштырып үтте.
- Күптән түгел Ульяновски өлкәсе губернаторы Сергей Морозов яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү мәсьәләсе буенча комплекслы программа булдыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге документ яшь буынга мәктәпләрдә традицион диннәр турында белем бирү мәсьәләсенә дә ачыклык кертәчәк. Бездә менә икенче ел инде губернатор каршында дин эшләре советы эшләп килә, шушы арада гына дини проблемалар буенча экспертлар советы эшчәнлеге дә яңартылды, - диде төбәк Хөкүмәте вәкиле.
Виктор Корнев әйтүенчә, якын арада өлкәбездә “Сак булыгыз: секталар!” исемле “кайнар линия” эшли башлаячак, шулай ук яшьләр белән берлектә “Россия халыкларының мәдәнияте, тарихы һәм диннәре”, “Яшьләр һәм дин”, “Милли мәдәниятләр” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышлары үткәрү, әлеге темалар буенча җыентыклар нәшер итү күздә тотыла. Ә киләсе елның март аенда Ульяновски шәһәрендә тоталитар секталарга каршылык күрсәтү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак икән.
Ульяновски өлкәсе мөселманнарының төбәк дини идарәсе рәисе, мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов исә яшьләрне традицион ислам нигезләре белән эзлекле, ягъни системалы рәвештә таныштыру кирәклегенә басым ясады. Сәүбән хәзрәт бәян итүенчә, дини оешмаларны юстиция органнарында дини мәсьәләләр буенча экспертлар советы фикерен исәпкә алып теркәү мәслихәт.
Ульяновски дәүләт университетының гуманитар факультеты деканы, профессор Сергей Митинның тәкъдиме дә җитди яңгырады. “Янгын”ны сүндерү белән беррәттән, тоталитар секталар хакында әлегә бөтенләй хәбәрдар булмаган яшьләр белән бүген күбрәк эшләргә, аларны традицион диннәргә җәлеп итү юлларын эзләп табарга кирәк, диде галим.
Өлкә мөселманнарының Үзәк дини идарәсе мөфтие Фатыйх хәзрәт Алиуллов раславынча, бездә ислам диненә ышыкланып эш итүче дини секталар турында ишетелгәне юк.
- Ә менә тоталитар секталар тозагына эләгүчеләр арасында татар яшьләрен очратырга мөмкин. Әлеге бәладән котылу юлы бер генә - яшь буынга дини гыйлем, ягъни Коръән-Кәрим нигезләрен җиткерү таләп ителә. Бу максатта югары һәм махсус-урта уку йортларында, мәктәпләрдә лекцияләр оештырырга тәкъдим итәбез. Без яшьләрне яшәү мәгънәсе хакында уйланырга мәҗбүр итәргә тиешбез, - диде Ф.Алиуллов.
Очрашуда катнашучылар өлкә мәктәпләрендә дин дәресләрен укыту мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Фатыйх хәзрәт Алиуллов әйтүенчә, күп милләтле дәүләт шартларында “Традицион диннәр нигезләре”н яки “Дөнья диннәре тарихы”н өйрәнү балалар өчен күпкә отышлырак булыр иде. Бу фәннәр, һичшиксез, җәмгыятебезнең бердәмлеген ныгытуга хезмәт итәчәк, диде ул. Ә Сембер-Мәләкәс епархиясе вәкиле Иван Косых атакай раславынча, христиан балаларына – “Православие мәдәнияте нигезләре”н, татар милләтеннән булган укучыларга “Мөселман мәдәнияте нигезләре”н өйрәтергә кирәк. Кызганыч ки, мөхтәрәм дин әһелләре әлеге четерекле мәсьәлә буенча уртак фикергә килә алмадылар.