Ульяновски өлкәсе парламенты Татарстанга теләктәшлек белдерә

Ульяновски өлкәсе парламенты Татарстан Дәүләт Советының “Мәгариф турында”гы федераль канунга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимен хуплады
(Ульяновски, 8 июль, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы “Мәгариф турында”гы федераль канунга үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән РФ Дәүләт Думасына һәм өлкә-республикаларның кануннар чыгару органнарына мөрәҗәгать иткән иде. Белем бирү стандартларын билгеләүче бу канун якын киләчәктә күп милләтле Россия халыкларының телләре һәм мәдәниятләре үсешен тоткарлауга китерәчәк, диелгән әлеге мөрәҗәгатьтә.
Шушы көннәрдә генә Татарстан Дәүләт Советының канун чыгару инициативасы Ульяновски өлкәсе Кануннар чыгару Җыелышының чираттагы утырышында тикшерелде. Төбәк парламентының гражданлык җәмгыяте үсеше, милли мөнәсәбәтләр һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча комитеты әзерләгән әлеге мөһим мәсьәлә барлык депутатлар тарафыннан да яклау тапты. Алар Татарстан Республикасы Дәүләт Советының “Мәгариф турында”гы федераль канунга милли-төбәк компонентын саклап калуга юнәлдерелгән үзгәрешләр кертү буенча инициативасын тулысынча хупладылар һәм бу карарны РФ Дәүләт Думасына җибәрү турында килештеләр.
- Ут күршебез Татарстан кебек үк, Ульяновски өлкәсе дә күп милләтле төбәк булып исәпләнә. Шуңа күрә безнең бу ифрат та мөһим һәм шул ук вакытта четерекле мәсьәләгә карата битарафлык күрсәтергә хакыбыз юк. Көн кебек ачык: “Мәгариф турында”гы федераль канун өлкәбез мәктәпләрендә милли-төбәк компонентын юкка чыгаруга китерәчәк, - диде өлкә парламентының гражданлык җәмгыяте үсеше, милли мөнәсәбәтләр һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча комитеты рәисе Ростислав Эдварс.
Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте һәм “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыяте, федераль кануннан белем бирүнең милли-төбәк компонентын алып ташлау турындагы карарга карата кискен ризасызлык белдереп, Мәскәү түрәләренә һәм җирле хакимият органнарына ел башыннан бирле дистәдән артык хат юлладылар. Шунлыктан, өлкә Кануннар чыгару Җыелышы депутатларының татар милли хәрәкәте вәкилләре фикерен исәпкә алып эш итүе аеруча сөендерә.