ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар алышынды

Төбәкара клиника-диагностика үзәге Дәүләт учреждениесе генераль директоры Рөстәм Хәйруллин Республика клиник хастаханәсе Дәүләт медицина учреждениесе баш табибы итеп билгеләнде, Төбәкара клиника-диагностика үзәген Альмир Абашев җитәкләде
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Кичә дәүләт кадрлар сәясәте кысаларында ТР сәламәтлек саклау өлкәсендә эре медицина учреждениеләре җитәкчеләрен ротацияләү рәвешендәге кадрлар үзгәреше булды. Төбәкара клиника-диагностика үзәге дәүләт учреждениесе генераль директоры Рөстәм Хәйруллин Республика клиник хастаханәсе Дәүләт медицина учреждениесе баш табибы итеп билгеләнде, Төбәкара клиника-диагностика үзәген Альмир Абашев җитәкләде, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов әйдәп баручы учреҗдение коллективына яңа генераль директорны тәкъдим итеп, элеккеге җитәкче Рөстәм Хәйруллинга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде: “Сезнең нәтиҗәле эшчәнлегегез ярдәмендә Идел буендагы иң эре медицина-диагностика үзәге сафка басты, аны хәзерге вакытта илебезнең иң яхшы үзәге дип санарга була”.
Ике җитәкче дә ике елга исәпләнгән контракт нигезендә эшкә алынган.