Анатолий Фомин ТР Үзәк сайлау комиссиясенең тавышка хокуклы әгъзасы итеп билгеләнә

Әлеге процедура 2002 елның 12 июнендә чыгарылган “Россия гражданнарының сайлауга хокуклары һәм референдумда катнашу хокуклары турында”гы Федераль законның 23 нче маддәсе нигезендә башкарыла
(Казан, 8 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты депутатлары Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясенә ТР Дәүләт Советына кертү өчен ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин кандидатурасын тәкъдим итте. Аның кандидатурасы ТР Үзәк сайлау комиссиясенең тавышка хокуклы әгъзасы буларак карала.
Комитет рәисе Александр Федоров хәбәр иткәнчә, әлеге процедура 2002 елның 12 июнендә чыгарылган “Россия гражданнарының сайлауга хокуклары һәм референдумда катнашу хокуклары турында”гы Федераль законның 23 нче маддәсе нигезендә башкарыла.