Татарстанда биш ел эчендә 778 мәктәп һәм балалар бакчасы төзеләндерелгән

Республикада мәгариф объектларын төзекләндерү өчен бүленгән гомуми финанслау күләме 12,4 миллиардтан артык сум тәшкил иткән.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). Биш ел эчендә Татарстанда 778 мәктәп һәм балалар бакчасы төзекләндерелгән. Бу хакта бүген "Татар-информ"да уздырылган  республикада мәгариф объектларны капиталь төзекләндерүгә багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, Татарстанда 2020 елга кадәр 820 балалар бакчасы төзекләндерелергә тиеш, республикада мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының саны 2 меңнән артып китә. 

"Бүгенге көндә безгә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары буенча бик күп сораулар килә. Татарстанда бу өлкәдә зур эшләр башкарылды. Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында яңа урыннар булдыру проекты кысаларында, федераль үзәк катнашы белән без өч ел эчендә 150 яңа балалар бакчасы булдырдык - бу 30 мең урын дигән сүз. Безнең алда иң беренче бурыч - өч яшьтән җиде яшькәчә булган балаларны бакчада урыннар белән тәэмин итү. Бүгенге көндә бу мәсьәлә хәл ителде дияргә була. Яшь ярымнан өч яшькә хәтле балаларны урыннар белән тәэмин итү буенча сораулар әле бар - балалар бакчалары төзү проекты тәмамлануга карамастан, бу сораулар хәл ителә. Нәрсә генә булса да, балалар бакчалары кирәк булган шәһәрләрдә алар төзеләчәк", - дип җиткерде министр урынбасары.