Татарстанда 14 меңнән артык кеше социаль хезмәткәрләр ярдәмен өйдә ала

Казанда өйдә социаль ярдәм күрсәтелүче 1685 кеше исәпләнә.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда социаль яклау өлкәсендә 3 меңнән артык хезмәткәр эшли. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюда Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.

“Традицион рәвештә 8 июнь безнең илдә һөнәри бәйрәм – Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә Социаль хезмәткәр көне буларак билгеләп үтелә”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

БыелТатарстанда I кварталда өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре тарафыннан 15 мең 125 кешегә, шул исәптән Казанда 1781 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Хәзерге вакытта республикада - 14 мең 294 кешегә, шул исәптән башкалада 1685 кешегә өйдә хезмәт күрсәтелә. Шуларның 3779ы Бөек Ватан сугышы һәм аларга тигезләнгән ветераннар.

“Соңгы биш елда пенсионерлар саны 2 процентка диярлек үсте һәм бүген алар халыкның якынча 24 процентын тәшкил итә. Республикада ялгыз яшәүче 42 меңләп кешенең яше 70тән узган”, – дип белдерде Э. Зарипова.

Ул узган ел Татарстанда 16 мең пенсионерга өйдә хезмәт күрсәтелүен, аларга төрле социаль хезмәтләр күрсәтелүен әйтеп узды. “Болар өй җыештыру, медицина ярдәме күрсәтү һәм башка шундый хезмәтләр”, - диде ул.

Социаль хезмәт күрсәтү юнәлешләренең берсе булып, социаль яктан куркыныч тудыручы гаиләләр, бигрәк тә балалар белән эшләү тора. “Кызганыч, республикада бүгенге көндә 2 меңләп бала социаль имин булмаган гаиләдә яши. Андый гаиләләрдән балалар вакытлыча махсус учреждение – балалар приютларына урнаштырыла. Аларның саны республикада 18. Узган ел приютларда шундый ярдәмне 1,9 мең бала алды”, – дип шәрехләде Эльмира Зарипова.