“Татар-информ”да республика ифтарын үткәрү турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). 15 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә Казанда V республика ифтарын үткәрә. Үткәрү урыны - Казанның теннис академиясы (Оренбург Тракты урамы, 101 йорт).
Әлеге чара турында тулырак 13 июнь көнне 9.30 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында сөйләячәкләр.

Матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Kazan-Arena” стадионы директоры Радик Миңнәхмәтов һәм Россия мөселман эшкуарлары ассоциясе вице-президенты Радик Абдрахманов катнашачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.
Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru яки info@dumrt.ru электрон почталары аша башкарыла.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.