Европада июль аенда мөселманнар терроризмга каршы акция үткәрәчәк

Акциянең төп максаты - террактлардан соң барлыкка килгән курку һәм шикләрне тарату.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Терроризмнан зыян күргән Европа шәһәрләрендә, шул исптән Брюссельдә дә, 8 июльдән 14 нә кадәр мөчелманнарның терроризмга каршы маршы узачак, - дип хәбәр итә ИНТЕРФАКС "Либр Бельжик" газетасы язмасына сылтама белән.

Йөзләгән ислам руханилары, мәдәният эшлеклеләре, гражданлык җәмгыяте вәкилләре катнашындагы акциянең төп максаты - террактлардан соң барлыкка килгән курку һәм шикләрне тарату. 

Марш Парижда башланачак. Аннан соң катнашучылар Берлинга киләчкәләр. Бөтен Европа Имамнары 9 июльдә Берлинда очрашачак. Имамнар 2016 елның 19 декабрендә булган терракт корбаннары рухына багышлап дога кылачак. 

Анннан соң, христианнар, яһүдиләр, дөньяви җәмгыять һәм Бельгиянең рәсми вәкилләре маршта катнашучыларны Брюссельдә кабул итәчәк.

Марш Франциянең Сент-Этьен-дю-Руврэ шәһәрендә дә булачак. Анда 2016 елның 26 июлендә ике ислам радикалы рухани Жак Амеляны үтерделәр. 11 июльдә аның каберендә дога укыячаклар.

12 июльдә марш Париж шәһәрендә була. Катнашучылар Венсен капкасы янында терракт корбаннары рухына дога кылачак.

Икенче көнне марш катнашучылары Тулуз шәһәренең яһүдләр мәктәбенә барачак. 14 июль көнне акция Ницце шәһәрендә тәмамлана. Һәлак булганнары искә алу чарасында Франция Президенты Эмманюэль Макрон да катнашыр дип көтелә.