Үткән атнада Казанның ашыгыч ярдәм табиблары 8 меңгә якын мөрәҗәгать буенча хезмәт күрсәткән

Юл-транспорт һәлакәтләре, кискен миокард инфаркты һәм баш миендә кан әйләнеше бозылу буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән

  (Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). 1-7 июньдә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте 7859 чакыру кабул иткән, 1471 тапкыр ашыгыч ярдәм җәмәгать урыннарына барган, дип хәбәр ителә Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы бәхетсезлек очраклары булган урыннарга 1138 тапкыр барган. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга табиблар 46 тапкыр чакыртылган, аларда 39 кеше зыян күргән, 22 кеше хастаханәгә озатылган.

Бала табу очраклары уңаеннан, табиблар 120 чакыру кабул иткән.

5972 казанлы ашыгыч ярдәмгә төрле авырулар сәбәпле мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, кискен миокард инфаркты буенча 38 һәм баш миендә кан әйләнеше бозылу буенча 190 очрак теркәлгән.

Узган атна белән чагыштырганда, авырулар буенча чакырулар саны 279 га кимегән. Юл-транспорт һәлакәтләре (12), кискен миокард инфаркты (24) һәм баш мие кан әйләнеше бозылу (15) буенча мөрәҗәгатьләр саны кимегән.

Янгыннар уңаеннан мөрәҗәгать итү очраклары 19 га арткан, бала табучылар буенча – 31 гә. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 203 кә кимегән.