Санитар-экологик икеайлык кысаларында башкаланы чистарту, төзекләндерү эшләрендә 165 меңнән артык кеше катнашкан

Бу, узган ел белән чагыштырганда, 15 мең кешегә күбрәк

 (Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 1 апрельдә игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында Казанны чистарту, төзекләндерү эшләрендә 165 меңнән артык кеше катнашкан. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 15 мең кешегә күбрәк. Барлыгы 4 мең берәмлек техника җәлеп ителгән, шәһәр полигоннарына чыгарылган чүп күләме 260 мең куб метр тәшкил иткән.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган брифингта Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, икеайлык кысаларында, юл кырыйларындагы 17 млн квадрат метр яшел зона тәртипкә китерелгән, 300 гектар чамасы гомуми мәйдандагы парклар һәм скверлар, 3,7 меңнән артык ишегалды чүп-чардан арындырылган.

Башкала урамнарындагы электр баганалары, светофорлар, транспорт тукталышы павильоннары, юл кырыйларындагы тимер коймалар чистартылган, юылган. Моннан тыш, Казанда 2 мең төп агач һәм 1,3 меңнән артык куак утыртылган.

Игорь Куляжев искәртеп узганча, быел шәһәркүләм өмәләр вакытында, шәһәрнең иң проблемалы участокларын рәткә китерү буенча зур эш башкарылган. Аерым алганда, “Рус-немец Швейцариясе” дип йөртелгән турыда Казансу елгасы буе, Каенлык, шулай ук башкаланың Родина, Торфяная, Имәнлек урамнары буенда урнашкан урман полосалары һ.б. территорияләр чүптән арындырылган.

23 май көнне Кабан күлен чистарту эшләрендә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Казан мэриясе ярдәме белән 300дән артык кеше, шул исәптән “Будент чисто” экологик хәрәкәте активистлары, студентлар, Рус география җәмгыятенең ТР буенча бүлеге дайверлары, җирле халык катнашкан. Нәтиҗәдә, күлнең төбе һәм аның яр буе 70 кубометр чүптән арындырылган.

“Санитар-экологик икеайлык кысаларында башкаланы чистарту буенча планлаштырылган чаралар тулысынча тормышка ашырылды. Шул рәвешле, урамнарны, юлларны, яшел зоналарны, парклар һәм скверларны, бакчаларны, ишегалларын кыш буе тупланган пычрактан чистарту бурычын үтәдек. Подрядчылар барлык эшләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарды. Хәзерге вакытта, урнаштырылган тәртипне саклау өчен, барысы да эшләнелә”, – дип сөйләде И.Куляжев.

Ул соңгы елларда казанлыларның шәһәр милкенә карата мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрүен билгеләп узды. Элегрәк, башкала урамнарындагы клумбалардан, вазоннардан чәчәк өзү гадәти күренеш булса, хәзер мондый хәл күзәтелми, чүпне җиргә ташлаучылар да азая. Мисалга, төзекләндерелгән Горький исемендәге паркта бер эскәмиягә дә зыян салынмаган. “Шулай да, бүген хәл итәсе бер мәсьәлә бар. Ул – казанлыларның транспорт чараларын яшел зоналарда парковкалавы”, – дип, фикерләре белән уртаклашты Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.