Марсель Имамов социаль хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россиядә ел саен 8 июньдә Социаль хезмәткәр көне билгеләп үтелә

  (Казан, 8 июнь, «Татар-информ»). Бүген Россиядә - Социаль хезмәткәр көне. Шул уңайдан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлек идарәчесе Марсель Имамов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

 “Соңгы елларда безнең республикада гражданнарга хезмәт күрсәтүнең инновацион формалары һәм ысуллары пәйда булды, бу, халыкка социаль хезмәт күрсәтү системасының камилләшүе дигән сүз. Әмма нинди генә үзгәрешләр һәм яңалыклар кертелмәсен, сезнең белем һәм тәҗрибәгез, игелегегез һәм кайгыртуыгыз, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга әзер булуыгыз уңышлы эшнең төп шарты булып тора.

Сез һәрвакыт ярдәмгә һәм җылы сүзгә мохтаҗлар янәшәсендә. Сез күпләр өчен ярдәмчедән тыш, иң кадерле кешесенә әйләнәсез. Алар сезнең ярдәмегез белән янә яшәү һәм киләчәккә ышану көченә ия була.

Сезгә эшегезгә җаваплы каравыгыз һәм кешеләргә игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт”, - диелгән котлауда.