Кукмарада тукталыш ишеге бикле

Башкаларында да уңайлык җитеп бетми

 (Казан, 8 июнь , “Татар-информ”). Кукмара районының Ибраһимов урамы башында “Дуслык+” автобус тукталышы бар. Ул ничә ай бикле инде. Автобус көтүчеләр кыш көне кар-буранда, хәзер яңгыр астында юешләнеп торырга мәҗбүр.

"Зинһар өчен ачсыннар иде шуның ишеген, ышык җирдә торыр иде халык. Пабло Неруда урамын чыкканда да тукталыш бар. Анда да ышыкланып торырлык түбә ясап куйсалар, халык бик рәхмәтле булыр иде", - дип борчылуын белдерә Кәүсәрия Миннегалиева “Хезмәт даны” газетасына.