Ел башыннан башкаланы төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга 37,6 млн сумлык штраф салынган

Киң таралган кагыйдә бозуларның берсе – транспорт чарасын яшел зонада парковкалау

 (Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Казанда киң таралган кагыйдә бозуларның берсе – транспорт чарасын яшел зонада парковкалау. Яз башыннан бу төр кагыйдәне бозучыларга карата 1 меңнән артык беркетмә төзелгән.

Бу хакта бүген Казан мэриясендә уздырылган брифингта Казан шәһәре Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Әлфир Шәмсетдинов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта, транспорт чарасын яшел зонада парковкалау өчен котылгысыз җәза чарасын куллану механизмы эшләнелә. Законда бу төр кагыйдәне бозган физик затларга затларга 2-3,5 мең сум күләмендә штраф каралган, дип сөйләде Әлфир Шәмсетдинов.

Ел башыннан Казанда автомобильләрне яшел зонада куеп калдырган өчен салынган штраф күләме 2,4 млн сумнан артып киткән. Яз башыннан исә, административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Казанның тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозу турында 2,6 мең берткетмә төзелгән. Аерым алганда, 65 юридик зат, 929 вазифаи зат һәм 1628 физик зат административ җаваплылыкка тартылган.

Казанны төзекләндерүдә бозылган кагыйдәләр буенча ел башыннан 4059 беркетмә төзелгән, 37,6 миллион сум күләмендә штраф салынган.