Чүпрәледә алма бакчалары яңара

Инде әлеге юнәлештә эш тә башланган

 (Казан, 8 июнь , “Татар-информ”). 60 нчы елларда авылларда җиләк-җимеш, яшелчә бакчалары мул уңыш биргән, диләр. Шунда ук, кәбестә, кишер, суганы да үстерелгән. Әмма еллар үтү белән ул бакчалар хуҗасыз калган, искергән.

Район җитәкчелеге бүген шушы ташландык хәлдә калган алма бакчаларын кабат яңартмакчы. Инде әлеге юнәлештә эш тә башланды, дип хәбәр итә “Туган як” газетасы.