Балтач балалары җәйге ялларын дару үләннәре җыеп үткәрәчәк

Аны киптереп мәктәпкә тапшырачаклар

 (Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Быел Балтач мәктәбе балалары җәйге ялларын бик файдалы үткәрәчәк.
Лагерьларда ял итүдән тыш, балалар ял вакытында алдан бүлеп бирелгән исемлек буенча дару үләннәре җыеп, киптереп мәктәпкә тапшырачак. Беренчедән, алар хезмәткә өйрәнә, икенчедән, дару үләннәре хакында күпме мәгълүмат туплый, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.