Азнакай да 100дән артык чишмә коллективларга беркетелгән

Сукаештагы “Югары оч чишмәсе”нә игътибар зур

 (Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Сабантуйлар алдыннан, җирлегебездә булган чишмәләрне барлап, аларның торышын тикшереп алу соңгы елларда матур бер гадәткә әверелде. Район җитәкчелеге Азнакай территориясендәге чишмәләрне яшәтү, тәрбияләп торуны төп бурычыбыз итеп куеп, аларның 100дән артыгын аерым коллективларга беркетте, 126 чишмәнең калганнары да гел үк караучысыз булырга тиеш түгел, суын эчкән шул ук җирлек кешеләренең үзләренең дә изге вазифасы.
Сукаеш авыл биләмәсендәге “Югары оч чишмәсе” (“Татинтек-Татавтоматизация”) районда иң тәртиптә тотылган чишмәләрнең берсе. “Мирас” һәм “Зариф чишмәсе” КСТ-2000 һәм райпо җаваплылыгына беркетелгәннән бирле яңартылмаганнар, дип белдерә “Маяк” газетасы.