Узган атнада Татарстанда экология өлкәсендә 713 хокук бозу очрагы ачыкланган

541 очракта муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән
(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Узган атнада Татарстанда экология милициясе хезмәткәрләре экология һәм төзекләндерү өлкәсендә 713 хокук бозу очрагы ачыклаган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Эчке эшләр министрлыгының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе штабында хәбәр иттеләр.
541 очракта муниципаль район һәм шәһәр округларын төзекләндерү кагыйдәләре үтәлмәгән. Бу юлы мондый фактларның күбесе Казан, шәһәр яны территорияләрендә, Әлмәт, Чаллы һәм Түбән Кама һәм Алабугада ачыкланган.
15 очракта рөхсәтсез җир участоклары биләп алу белән бәйле. 8 очракта хокук бозучыларны производство калдыклары белән эш иткәндә экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәгән өчен, 6 очракта тышкы мәгълүмат урнаштыру тәртибен бозганга, 46 очракта балык тоту кагыйдәләрен бозганга административ җаваплылыкка тартканнар.