Замана каһарманнары һәм Cабантуйлар

Замана каһарманнары һәм Cабантуйлар

(Төмән, 8 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). 10 июньдә, Башкортстан Республикасынының Дүртөйле районы иске Кәңгеш авылында, Төмәндә яшәүче Фәүдәт Гарипов ярдәме белән әзерләнгән Сабантуй гөрләячәк.

Төмән «Бойлер» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәүдәт Әхмәт улы Гарипов – танылган милләтпәрвәр. Ул Башкорстанның Иске Кәңгеш авылында туып үскән, шунда урта белем алган, армия сафларында хезмәткә киткәнче үк тракторчы әтисенә ярдәмче булып, туган авылының басу кырларында тир түгеп хезмәт иткән.

Армиядә хезмәтен төгәлләп, Төмән шәһәренә килеп урнашкан. Монда ул Индустрия институтында белем алган, техник белгечлеге буенча заводларда хезмәт чыныгуын үткән. Илдә үзгәртеп кору чоры башлангач, ул җылыткыч аппаратуралар эшләп чыгаручы «Бойлер» акционерлык җәмгыятен оештырып җибәргән, бүгенгә кадәр аның белән җитәкчелек итә.

Фәүдәт – туган авылының тугрылыклы улы, иҗади шәхес. Ул «Илһам чишмәсе» сәнгать ансамбленең җырчысы буларак та, милли-мәдәни үсешкә саллы матди ярдәм биреп торучы җәмәгать эшлеклесе буларак та якташларыбызның олы ихтирамын яулады.

Ә менә инде үзенең туган авылы Иске Кәңгешне Фәүдәт үз карамагына алды, дияргә дә була. Ул үз көче белән Бөек Ватан сугышында катнашканнарга куйдырган гаҗәеп матур мемориаль һәйкәл Иске Кәңгештә яшьләрдә узган тарихыбызга, ата-бабалар каһарманлыгына лаеклы югары әхлак сыйфатлары тәрбияләү үзәге булып тора. Соңгы 2 ел рәттән ул сентябрьнең беренче якшәмбесендә Авыл бәйрәмен зурлап үткәрде. Авыл зиратын тимер челтәр койма белән әйләндереп , мәктәпкә, балалар бакчасына сипләү эшләрен башкарып, су скважинасы куйдырып, авылдашларының олы рәхмәтен алды. Авылддашларын эшле дә итте ул. «Бойлер» фирмасында вахта рәвешендә Фәүдәтнең 150 ләп авылдашы килеп-китеп эшли, алар өчен завод эчендә кунакханә дә булдырды Фәүдәт.

Бү көннәрдә Иске Кәңгештә «Бойлер» фирмасының хезмәткәре, мәдәният белгече Әбүзәр Миңлебаев авыл Сабантуен әзерлек алып бара. Иртәгә Фәүдәт «Бойлер»ның автобусында, Сабатуйны музыка-җыр, биюләр белән бизәячәк «Илһам чишмәсе» ансамбленең артистларын һәм авылдашларын алып, Иске Кәңгешкә юлга чыга.