Узган атнада Татарстанда 18 кеше агуланып үлгән

Узган атнада Татарстанда 18 кеше агуланып үлгән

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Токсикология мониторингы мәгълүматларына караганда, соңгы 7 көндә Татарстанда яшәүче 120 кеше химик матдәләр, шуларның 54е – алкоголь, 23е – наркотик препаратлар, 35е дарулар белән агуланган, дип хәбәр итә кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.

Химик этиология белән агуланудан зыян күрүчеләр арасында 88 ир-ат, 32 хатын-кыз, шул исәптән 7 бала һәм яшүсмер бар. Агулануларның 18 очрагы (шуларның 3се – алкоголь, 9ы – наркотик препаратлар, 3се дарулар куллану нәтиҗәсендә) үлем белән тәмамланган. Агулануга китергән матдәләр 20 очракта – даруханәләрдә, 22 очракта – кибетләрдә һәм ике очракта тиешсез урыннарда сәүдә итүчеләрдән сатып алынган.