Татарстанның техник инвентаризация бюросы Россиянең башка төбәкләре арасында өстен урында

Татарстанның техник инвентаризация бюросы Россиянең башка төбәкләре арасында өстен урында

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Быел ТРның техник учет һәм техник инвентаризация оешмаларына 80 яшь тулды. Тармак хезмәткәрләре күпъеллык җитди эшчәнлекләре белән, техник учет һәм инвентаризацияне мөһим дәүләт мәгълүмат ресурсы дәрәҗәсенә күтәрүгә иреште.

Тармакның казанышлары һәм күрсәткечләре турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының коллегия утырышында “Техник инвентаризация бюросы” унитар предприятиесе генераль директоры Нина Кащеева бәян итте.

Бүгенге көндә предприятиенең бүлекчәләре республиканың барлык административ районнарында урнашкан. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре – техник учет, инвентаризация, күчемсез милек объектларына бәя бирү һәм паспортлаштыру. ТР Президентының тузган торак фондын юкка чыгару турындагы Указы нигезендә, республиканың техник инвентаризация органнарына төзелеп килүче йортлар һәм социаль-мәдәни көнкүреш объектлары өстеннән мониторинг үткәрү йөкләнгән. Әлеге система аша Татарстан башка төбәкләрдән аермалы буларак, файдалануга торак тапшыру буенча төгәл мәгълүматларга ия.

2007 елның 1 маена техник инвентаризация бюросы структур бүлекчәләренең төзелеп килүче торак йортлар регистрында исәптә 24 меңгә якын күчемсез милек объекты тора, шул исәптән, мең тирәсе күпфатирлы һәм 23 меңнән артык шәхси торак йорт. 2006 елның маенда ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан күчемсез милеккә хокукларның дәүләт теркәлеше максатлары өчен теркәү алдыннан докуметларны әзерләү буенча регламентлар кабул ителгән. Әлеге регламентлар нигезендә документлар пакеты билгеләнеп, аларның әзерлегенә сроклар куелган. Регламентларны гамәлгә ашыру өчен Яр Чаллы, Зәй, Түбән Кама, Әлмәт, Казанның Совет һәм Мәскәү районнарында халык һәм юридик затларны кабул итүче фронт-офислар оештырылган.

Шунысын да билгеләп узарга кирәк: 2006 елның ноябрендә Техник инвентаризация бюросы республика дәүләт унитар предприятиесе, “Ауразия” халыкара үсеш фонды тарафыннан гамәлгә куелган “Россиянең икътисади үсеш лидеры” халыкара премиясе лауреаты исеменә лаек була.