Татарстанда гражданнарга хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре ачыла

Татарстанда гражданнарга хокукый һәм социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре ачыла

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Татарстанда гражданнарга социаль – хокукый ярдәм һәм агарту үзәкләре төзелә. Бүген РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең Казандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә шул хактагы килешү имзаланды. Аның нигезендә, әлеге федераль органың Татарстандагы аппараты бу проектны гамәлгә ашыруга «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге һәм Россия юристлары ассоциациясе төбәк бүлеге белән бергә алына. «Халыкка хокукый ярдәм күрсәтү» проектның кураторы – Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил киңәшчесе Леонид Гильченко. Бүген ул Казанда шушы проектны тормышка ашыруга багышланган киңәшмә уздырды. Аның эшендә ТР буенча Баш федераль инспектор Марсель Галимәрданов, ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов, «Бердәм Россия» партиясе Татарстан төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Бударин, ТР Адвокатлар палатасы, югары уку йортлары вәкилләре катнашты.

Билгеле булганча, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең үзәк аппараты мондый социаль-хокукый ярдәм һәм агарту үзәкләре төзүгә агымдагы ел башыннан керешкән иде. Аның барышында гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән шөгыльләнүче структуралар тәҗрибәсе тупланып, килештерү эшләре алып барылды. Моңа кадәр шушындый үзәкләр төзү турында килешү Мордва республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе белән төзелгән иде. Леонид Гильченко сүзләренә караганда, быел шушындый хокук үзәкләрен илнең күпчелек төбәкләрендә ачу бурычы куела. Бер яктан караганда, бүген халыкны юридик агарту өчен күп мөмкинлекләр бирелгән. Аерым алганда, юридик консультацияләр бирү нокталары эшләп килә. Тик аннан барлык ихтыяҗы төшкән кешеләр дә файдалана алмый. Мондый түләүле юридик консультацияләр матди яктан җитәрлек тәэмин ителгән катлам мәнфәгатьләре өчен генә. «Безнең бурыч – барлык гражданнарга хокукый һәм социаль ярдәм алу өчен тигез мөмкинлекләр тудыру. Дәүләтнең социаль функциясен үтәп, гражданнарның социаль яклауга аеруча мохтаҗлык кичергән катламына ярдәм итү», – ди Леонид Гильченко. Хокукый-социаль ярдәм үзәкләре, беренче чиратта, пенсионерлар һәм яшь буынга исәпләнгән.

РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең төбәкләрдәге иҗтимагый кабул итү бүлмәләре базасында төзелгән мондый ярдәм үзәкләре алга таба «Бердәм Россия» төбәк бүлекләренең җәмәгать кабул итү бүлмәләрендә һәм Россия юристлары Ассоциациясенең структур бүлекчәләрендә дә эшчәнлеген җәелдерәчәк. «Якын араларда консультация пунктларын хокук һәм социаль өлкә өчен белгечләр әзерләүче вузларда ачу нияте бар. Татарстанга килгәндә, киләчәктә мондый хокук үзәкләре республиканың һәр районында эшләячәк», – ди проектның кураторы. Ә Казанның үзендә шундый берничә үзәк булдыру күздә тотыла.

Ярдәм үзәкләре урыннарда социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны кабул итү белән генә чикләнергә җыенмый. Ерак авылларга чыгып, проблемаларны өйрәнү, социологик сораштырулар уздырыру да аларның төп вазифасы булачак.