Татарстан таможнясы хезмәткәре инвалид кызга коляска бүләк итте

Татарстан таможнясы хезмәткәре инвалид кызга коляска бүләк итте

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстан таможнясы хезмәткәре Ольга Варивода әбисе үлгәннән соң калган яңа инвалид коляскасын 12 яшьлек инвалид кызга бүләк итте. Үз фатирында инвалид коляскасыннан башка хәрәкәтләнә алмаган кызның кайгысы турында таможня хезмәткәре республика каналларының берсендә инвалид кыз турындагы сюжетны карагач белә. Бу хакта бүген Татарстан таможнясы матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

12 яшьлек Регина үзенең хәленә керергә теләүчеләр табылуына шикләнми. Татарстан таможнясы хезмәткәре Ольга Варивода шундыйларның берсе булып чыга. Ул үзе үк моннан берничә ел элек шундый проблема белән очраша. Аның әбисенә операция ясап, уң аягын кисеп алалар. Шуннан бирле өлкән яшьтәге ханым Ольга арендага алган коляска ярдәмендә генә хәрәкәтләнә.

Сюжетны караганнан соң, Ольга кичекмәстән җирле каналга шалтырата һәм кызның телефонын белә. Ольга ире белән тиешле адрес буенча колясканы алып килгәннән соң, Салининнар гаиләсе әлеге риясыз гамәлдән шулкадәр дулкынлана ки, хәтта кунакларга рәхмәт әйтергә дә онытып җибәрә. Бары тик икенче көнне генә Ольгага шалтыратып, рәхмәт белдерәләр. 12 яшьлек Регина үзенең яңа танышлары белән тагын бер шатлыгын уртаклаша: шул ук көнне Казандагы бер предприятиедән хезмәткәрләр килеп, аңа урамда йөрү өчен коляска бүләк итә.