Түбән Кама укучысы үз ишегалдында балалар мәйданчыгы макетын эшләде

Түбән Кама укучысы үз ишегалдында балалар мәйданчыгы макетын эшләде

(Түбән Кама, 8 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Кама муниципаль хакимиятләре яшь дизайнерның хыялын тормышка ашырырга ниятли. 9 яшьлек Дарья Шурупова “Мин – тикшерүче” дигән шәһәр конкурсында җиңү яулады.

Мәктәп укучысы үз ишегалды масштабында иң яхшы балалар мәйданчыгының проектын эшләде. Үз укытучысы белән бергә кыз яшьтәшләре арасында социологик сораштыру үткәрде, шуның нәтиҗәсендә рәсемдә сурәтләнгән макет дөньяга килде. Конкурсның жюри әгъзалары Дарья Шурупованың эшенә иң югары бәя бирде.

Балалар мәйданчыгы проектына Түбән Кама муниципаль районы хакимиятләре дә кызыксыну белдерде һәм Дарья Шурупованың хыялын тормышка ашыру өчен бар тырышлыгын куярга вәгъдә бирде.