Сабантуй көннәрендә иҗтимагый тәртип өчен 5 меңнән артык милиция хезмәткәре җавап бирәчәк

Сабантуй көннәрендә иҗтимагый тәртип өчен 5 меңнән артык милиция хезмәткәре җавап бирәчәк

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 10-11 июнь көннәрендә Татарстан Республикасы район үзәкләрендә һәм авыл җирлекләрендә милли бәйрәм - Сабантуйлары узачак.

ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм җәмәгатьчелек элемтәләре бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу көннәрдә Татарстанда иҗтимагый тәртипне тәэмин итү белән 5 меңнән артык милиция хезмәткәре мәшгуль булачак, шул исәптән, махсус билгеләнешле милиция хезмәткәрләре (ОМОН), РФ ЭЭМ хәрби гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр, РФ һәм ТР ЭЭМ уку йортлары курсантлары, шулай ук шәхси сак, куркынычсызлык хезмәте оешмалары һәм хокук саклау юнәлешендәге башка формирование вәкилләре бар.

Җинаятьләрне һәм хәтәр вакыйгаларны кисәтү буенча оператив-профилактика чаралары уздырылачак. Җирле хакимият органнарына, кичен, массакүләм чаралар үткәрелә торган урыннарда алкоголь эчемлекләрне сатуны тыю турында карар кабул итү тәкъдиме ясалган.