Россиядә яшәгән милләттәшләребезгә дә ярдәм итәбез диләр республиканың мәгариф басмаларында эшләүчеләр

Россиядә яшәгән милләттәшләребезгә дә ярдәм итәбез диләр республиканың мәгариф басмаларында эшләүчеләр

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Нәбиуллина).“Мәгариф басмалары ни яза?” “Татар-информ” агентлыгында чираттагы интернет-конференция әнә шул темага башгышланды. Очрашуда татар телендә нәшер ителүче бай тарихлы “ Мәгариф” журналы баш мөхәррире Габделхак Шәмсетдинов, “Мәгърифәт” газетасының хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова җитәкчеләре үз матбугат басмаларының заманча шартларда эшләү тәҗрибәләре белән уртаклашты. Габделхак Шәмсетдинов башта интернет кулланучылары “Мәгариф” журналы тарихы белән таныштырды. Ул әлеге журналны татар әдәбиятының классиклары булган шәхесләр ачып җибәрүен билгеләп узды.

“Мәгариф” журналы чыга башлауга киләсе елга 95 ел тула. Аның төп бурычы укытучыларга, балаларга ярдәм итү. «Чөнки дәреслекләр чыкканчы күпмедер вакыт уза. Ә ай саен чыгучы журналда мәгариф өлкәсендәге барлык яңалыкларны биреп барып була»,—ди баш мөхәррир. Шуның белән бергә, биредә мәгариф өлкәсендә соңгы арада кабул ителгән документларны да күзәтеп барырга була. «Шулай ук, журнал битләрендә бу документларны аңлату эшләре дә алып барыла. Болардан тыш, биредә дәрес күнекмәләре дә бирелә. Алдынгы нәтиҗәләргә ирешкән уктучыларның дәрес күнекмәләрен бастырып, без башка укытучыларны да шул дәрәҗәгә ирешсен дип тырышабыз»,— ди Габделхак Шәмсетдинов. Интернет—конференция барышында ул интернет кулланучыларны басмадагы рубрикалар белән дә якыннан таныштырды.

Журнал укучылары белән дә даими элемтәдә яши икән. Мөхәррир сүзләренә караганда, аларга көн саен укучыларыннан хатлар килә. Журнал 18 мең тираж белән чыга, шуның 3 меңгә якыны Татарстаннан читтә, Россиянең 30га якын төбәгенә тарала. «Без шулай итеп Россиядә яшәгән милләттәшләребезгә дә ярдәм итәбез, шулай ук башка телләрдә дә дәрес бирү үрнәкләре бастырабыз»,—ди мөхәррир.

«Мәгърифәт” газетасының хатлар бүлеге мөдире Надия Шәйхетдинова да сүзен газетаның тарихы белән таныштырудан башлады. «Мәгърифәт» чыга башлауга быелның февралендә 16 ел тулды. Бүген аларның 9 мең әбунәчесе бар. «Газетабыз укытучылар, мәктәп укучылары, студентларга гына атап чыгарылса да, безнең аудиториябезне тагын да киңәйтәсебез килә»,— ди ул.

Журнал мөхәррире белән газета журналисты шулай ук, заман технологияләре ярдәмендә басмалары битләрен тагын да матурлатуларын билгеләп уздылар. Шулай ук, укучыны җәлеп итү өчен тагын башка чаралар кулланулары хакында сөйләделәр. Бигрәк тә, әбунәчеләрен күбәйтү максатыннан да махсус конкурслар уздыруларын билгеләп уздылар. Тик каләм ияләрен хәзерге вакытта мәктәп укучыларының елдан—ел азаюы борчый икән. «Быел урта мәктәпне 39230 бала тәмамласа, киләсе елга аларның саны 31мең генә булачак. Мәктәп укучысы кимегәч, укытучылар да азрак кирәк булачак. Димәк, безнең әбүнәчеләр дә кимиячәк»,—дип борчыла интернет—конференциясендә катнашучылар.