Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Айрат Шәфигуллин республиканың әлеге эшчәнлек өлкәсендәге белгечләрен Социаль хезмәткәр көне белән тәбрикләде.

Кадерле дуслар! Хезмәттәшләр?

Социаль тәэминат системасының барлык хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Татарстанда әлеге көн үзләрен игелекле эшкә – ярдәмгә мохтаҗлар белән эшләүгә багышлаган меңләгән белгечләр өчен һөнәри бәйрәм санала. Пенсия фонды белгечләре арасында битараф һәм рәхимсез кешеләр булмаска тиеш. Нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләрнең хәленә керү, түземлелек, ярдәм итү теләге пенсия системасының барлык хезмәткәрләренә хас сыйфат! Намуслы хезмәтегез, игътибарлы булуыгыз, меңләгән татарстанлыларга ярдәм кулы сузарга, аларның шатлык һәм кайгыларын бүлешергә әэер торуыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Алга таба да сезнең эшчәнлекне югары һөнәри осталык, игътибарлылык һәм шәфкатьлелек аерып торыр дип ышанам. Беренче чиратта нәкъ менә сез ярдәмгә, җылы сүзгә мохтаҗларны кайгыртуны үз өстегезгә аласыз. Сезнең үз эшегезгә иҗади һәм һөнәри якын килүегез, актив һәм киеренке эшчәнлегегез ветераннарга, инвалидларга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә үз вакытында ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Җәмгыятебез мондый кешеләрне мораль һәм матди яктан тагын да ныграк бәяләр дип өметләнәм. Әмма үз йөрәгең кушуы буенча гына чын мәгънәсендә профессиональ социаль хезмәткәр булырга мөмкин.

Сезгә яңа иҗади уңышлар, республикабызның чәчәк атуы хакына нәтиҗәле хезмәт итүегезне, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, иминлек һәм ныклы сәламәтлек телим.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Айрат Шәфигуллин.