Лаеш районында килеп чыккан юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелде

Лаеш районында килеп чыккан юл һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелде

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Татарстанның Лаеш районында яшәүче егеткә иске автомобильдә үз-үзен белештермичә чабуы бик кыйммәткә төште. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына ТР юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте кичә иртән Лаеш районында килеп чыга. Хәерби – Сокуры юлының өченче чакрымында “Москвич” автомобиле тизлеген арттырып идарәсен югалта һәм аның машинасы кюветка оча. Авария нәтиҗәсендә 23 яшьлек егет хастаханәгә барганда үлә.

Июньнең 7 көнендә Татарстан юлларында барлыгы 226 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Нәтиҗәдә 11 кеше үлде, 296сы төрле тән җәрәхәтләре алды.