Казанда пациентларның хокукларын яклау оешмасын төзү буенча утырыш була

Казанда пациентларның хокукларын яклау оешмасын төзү буенча утырыш була

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 10 апрелендә Казанда “Медицина хезмәтләре күрсәтелгәндә пациентларның хокукый яклануын тәэмин итүче законнар һәм гражданнар-хокук саклау мөнәсәбәтләрен куллану” темасына узган “түгәрәк өстәл”нең резолюциясе нигезендә, Татарстанда пациентларның хокукларын яклау буенча хөкүмәтнеке булмаган оешма төзү зарур дип табылды.

Оешма проектын эшләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы бүген “ТИСБИ” Идарә академиясендә узачак, дип хәбәр итә ТР кеше хокуклары буенча вәкилнең матбугат хезмәте.

Эшче төркем дәүләт хакимияте һәм идарәсе органнары, иҗтимагый берләшмәләр, коммерция структуралары, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре, галимнәрдән төзелгән. Төркем составына ТРда кеше хокуклары буенча вәкил, ТР Министрлар Кабинеты аппараты, ТР Социаль яклау министрлыгы, сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш буенча Федераль хезмәтнең ТР Идарәсе, Казан сәламәтлек саклау идарәсе, республика дәвалау учреждениеләре, ТР адвокатлар палатасы, “АК БАРС-Мед” иминият компаниясе” ҖЧҖнең җаваплы хезмәткәрләре, фәнни берлек һәм иҗтимагый оешма вәкилләре керә.