Кама Аланында Сабан туен зурлап үткәрергә җыеналар

Кама Аланында Сабан туен зурлап үткәрергә җыеналар

(Түбән Кама, 8 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). 11 июньдә Кама Аланында сабан бәйрәме узачак. Оештыручылар быелгы Сабантуй бик зурдан көтелә, дип вәгъдә итә.

Бәйрәм иртәнге сәгать уннарда башлана – бу вакытта сәүдә павильоннары ачылачак. Бер сәгатьтән соң үзәк мәйданчыкта сәхнәләштерелгән тамаша була. Анда җирле мәктәп укучылары, иҗат коллективлары, Түбән Кама артистлары катнашачак. Мәйданның төп сәхнәсендә “Казан егетләре” төркеме чыгыш ясар дип көтелә.

Бу көнне Кама Аланы башлыгы Игорь Привалов алдынгы авыл хезмәтчәннәрен бүләкләячәк. Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлануга бистә мәйданында уеннар һәм ярышлар башланып китәчәк. Сабантуй батырына автомобиль тапшырылачак.

Шулай ук “Алтын Урда” ат циркы чыгышы, аэрошоу каралган. Бәйрәмгә күп кенә мәртәбәле кунаклар да килер дип көтелә. Алар арасында Татарстан икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, РФ Икътисади үсеш һәм Финанс министрлыклары вәкилләре, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бар. Түрәләр бу көнне федераль максатчан программаларны үстерү буенча күчмә утырыш уздырачак.

Сабантуй бәйрәм фейерверкы белән тәмамланачак.